Әлмәт районы “2018 елгы сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе” бәйгесендә дипломант булды
20 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә 2018 елгы сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйге дипломантларына бүләкне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов тапшырды.